Касай авылы тарихы

24

Upload: albina-albina

Post on 14-Aug-2015

198 views

Category:

Education


8 download

TRANSCRIPT

Page 1: Касай авылы тарихы
Page 2: Касай авылы тарихы

Теманың актуальлеге. • 389 еллык тарихы булган авылым

элек ничек булган? • Ни өчен минем авылның

революциягә кадәрге бабайлары гына түгел, ә әбиләре дә укый-яза белгәннәр?

• Ни өчен, тирә-як авылы кешеләреннән дә, ул Касайда укыган бит дигән сузләрне еш ишетергә туры килә?

• Хәзерге фән-техника, җәмгыять алга киткән заманда Касай авылында мәктәп тә юк, ә ул вакытта кем укыткан аларны?

• Хәзерге вакытта да зур хөрмәт белән әйтелә торган Сәгыйрь хаҗи кем булган?

• Үзененең эшләре белән танылган Яппаровлар нәселендә кемнәр бар?

Page 3: Касай авылы тарихы

Бу сорауларга җавапны Раиф Мәрданов, Ирек Һадиевның “Әгерҗе төбәге тарихы” китабыннан эзләдем.

• Ләкин бу сорауларга җавапны бу китаптан табу гына тугел, ә андагы мин белгән фактларда да хата киткәнен () күргәч авылымның тарихы турында фактларны тупларга булдым.

Сәгыйрь хаҗи йорты мәдрәсә бинасы дип аталган. Бер мәдрәсә

эшләгән дип язылган, чынлыкта мәдрәсәләр икәү булган.

Page 4: Касай авылы тарихы

Куйган сорауларның, минем өчен генә тугел, авылымда яшәгән халкыма гына түгел, ә хәзерге заманда яшәгән һәр кеше өчен актуаль булуын исәптә тотып мин түбәндәге тикшерү максатын аерып күрсәттем: Касай авылының тарихын, үсешен, кешеләрен, белем учагын өйрәнүне.Тикшеру предметы: тарихи материаллар, өлкән буыннар белән әңгәмә нәтиҗәләре, фото материаллар.

• Тикшерү мәсәләләре:проблема буенча булган фәнни-популяр әдәбиятны өйрәнү һәм анализлау

• авыл халкында тупланылган язма материалларны, фотографияләрне өйрәнү

• авыл халкының иҗадын туплау, өйрәнү, гомумиләштерү

• тарихи урыннарны фотога төшерүавыл халкы өлкән буын вәкилләре белән әңгәмәләр оештыру

• материалларны системалаштыру, нәтиҗә ясау.

• Тикшерү методлары: тарихи материалларны өйрәнү, әңгәмә, техник чараларны куллану.

Касай болыннары

Page 5: Касай авылы тарихы

Касай авылы тарихы

Касай авылына

нигез салыну

Револю-циягә кадәр еллар

Колхозлашу еллары

Сугыш еллары

Атамалар Авыл

мәзәкләре

Авылдашым минем

батырым!

Авыл тарихы

мизгеллре фотоларда

Кайчан барлыкка килгән?

Касай атамасың чыгышы

Касай ничек

төзелгән?

Касай авылы

җирләре

Револю-циягә кадәр Касай нинди

булган?

Касай авылы – белем

учагы

Сабир

Хузяхметов Хәмәт

Гарифуллин Яппаров

Габдулла

Page 6: Касай авылы тарихы

Касай авылы кайчан барлыкка килгән?

• Кайбер хезмәтләрдә Касай авылына 1785 елда нигез салынган дип күрсәтелсә дә, ул әүвәлерәк оешкан. Чөнки 1622 елгы җир биләү грамотасына һәм 1702 елда бирелгән грамотада да Касай авылы телгә алынган.

Page 7: Касай авылы тарихы

Касай атамасың чыгышы • Кайчан нигезләнүе тәгаен билгеле

түгел. Әгерҗе шәһәреннән 78 чакрым көньяк-көнчыгышта урнашкан.

• Касай атамасын чыгышының берничә версиясе бар:

• Касыйм дигән кеше исеменнән үзгәртелгән дип уйлыйлар.

• Кисай морза нәселе фамилиясе. Кырым татарларында Кисаев фамилиясе хәзерге вакытта да очрый.

• Бу авылны нигезләгәндә урманнарны яндырып, кисәүләр генә калганга нисбәт итеп, “кисәү” сүзеннән үзгәртелгән карашта бар.

• Авыл халкы арсында соңгы версия таралган.

Иске авыл

Page 8: Касай авылы тарихы

Касай ничек төзелгән?• Моннан күп еллар элек Касай

авылы  Мадарасты авылыннан ерак түгел озын күпергә җитәрәк Кады елгасы буенда  урнашкан булган.Су аккан урыннарда хәзер дә агач өй урыннары күренеп тора. Аңа татарлар нигез салганнар. Иске авылда кайчандыр авыл булганын раслап  җир астыннан төрле табылдыклар  хәзер дә табыла. Ситдиков Әхмәтзакир бабай бу турыда болай  сөйли: “1930 нчы елда җир сөргәндә  савыт белән акчалар чыга. Савыт сап-сары булып балавыздан ясалган, алтын шикелле ялтырый. Акчаларның бер ягында  нинди билге барлыгы күренми, икенче ягында зур шлем кигән атка атланган  кеше рәсеме төшерелгән. Акчалар хәзерге 15 тиен акча зурлыгында булып эшләнеше ягыннан тупас булганнар.”

Иске авыл

Page 9: Касай авылы тарихы

Касай авылы җирләре • Касай авылында типтәрләр яшәгән,

аларның җирләре бик аз була: бер җанга ярты гектар. Болардан башка башкортлар һәм ясачныйлар яшиләр. Ясачныйларның җирләре  бер җанга 18 гектар булып  Касайда 1900 нчы елларда алар 4 туган булганнар. Аларга җир туганнарыннан калган, ә бабаларына җир яхшы хезмәтләре өчен патшадан бирелгән. Ясачныйлар җирне үзләре эшли алмыйлар, 12 елга файдалану өчен башкаларга бирәләр.  12 ел җир Сәгыйрь хаҗи файдалана һәм бу срок тулгач Шарифулла бабай җирен Рәхмәй хаҗига 12 елга бирә.

• 1900 нче елларга кадәр җирләр авыллар арасында бүленмәгән була.

Хәзерге вакытта авылның картасы

Page 10: Касай авылы тарихы

Революциягә кадәр Касай нинди булган?

• 1880 нче елларда Бәширнең уллары Сәгыйрь һәм Мәхмүт  Минзәләдән тире алып кайтып  аны Сарапул байларына,  шулай ук Төмән шәһәренә дә илтеп саталар. Алар бу сәфәрдән бик күп табыш алалар һәм 1894 нче елларда кирпеч суктыра башлыйлар. Сарапулдан ташчылар китертеп авылның уртасына ике катлы зур таш йорт салдыралар һәм  тирә яктагы бер гектар мәйданны биек коймалар белән әйләндереп алалар.

Кирпеч сукканнан калган чокырлар хәзер

дә сакланган

Page 11: Касай авылы тарихы

Сәгыйрь хаҗи

• 1916 елда Сарапулда яшәүче зур урман хуҗасы Яхудиннан 20000 мең алтынга урман участогы ала. Бу урман хәзерге вакытта да аның фамилиясе белән йөри (Башаров дачасы-дип атала).

Сәгыйръ хаҗи йорты

Page 12: Касай авылы тарихы

Касай авылы – белем учагы

Сәгыйрь хаҗи авылдашларына белем бирү өчен дә барсында эшли. Ир балаларны гына түгел кыз балаларны укыту өчен дә читтән абыстай чакырта. Мәдрәсәдә дин фәннәре генә түгел, ә дөньяви фәннәр дә укытылган.

Ир балалар мәдрәсәсе

Кызлар мәдрәсәсе

Page 13: Касай авылы тарихы

Арсланова Рәхилә апа:

Page 14: Касай авылы тарихы

Колхозлашу еллары• 1929 нчы елларда Касайда колхоз оештырылган . Беренче

кохозчылар: Садыйков Мәлик, Садыйков Гыйлаҗ, Гатауллин Хөрмәт, Төхфәтуллин Мәйдулла, Шакиров Закир, Садыйков Әхмәтләр. Ул елларда колхоза кермәскә теләүчеләр Мөхәмәтҗанов Валиулла, Мөхәмәтҗанов Халиулла, Мөхәмәтҗанов Галиулла, Ахмадишин Шәйдуллалар булалар. Алар колхозлашу елларында күп кенә каршылыклар күрсәткәннәр, кохозга кермәскә өндәгәннәр.

• 1930 нчы елда берничә кеше  гаризалар язып колхоздан чыгалар. Алар  үзләре исеменнән  Шәрифуллин Шәймөхәммәт  бабайны Казанга да җибәргәннәр.

• 1931 нче елда  бу кешеләр яңадан колхозга керәләр. Колхозга  “Байрак” дигән исем  бирелә.

• 1932 нче елда  колхозга беренче тракторны Исмагилов Фәссәх һәм Сабира алып кайта.

• 1936 нчы елда ачлык булган, ашлык уңмаган.

• 1937 нче елда колхоз аякка баса. Шул  елларда Байрак колхозы автомашина ала.

• Су буенда пекарня, кузнец эшли.  Балалар яслесе 2 катлы бай йортында урнашкан була.

• 1941 нче елда 150 йорт булган.

Page 15: Касай авылы тарихы

Сугыш еллары

Page 16: Касай авылы тарихы

Атамалар

Маруся исемле әби бу чишмәдән гел су алган. Авыл халкы аны Мәскүрә дип йөрткән.

Мәскүрә чишмәсе

Page 17: Касай авылы тарихы

• Гражданнар сугышы вакытында аклар армиясе дә, кызыллар армиясе дә авыл территориясеннән узган вакытта шушында ял итәргә туктаганнар

Гәскәр тавы

Page 18: Касай авылы тарихы

Касай авылы тирәсе чишмәләргә бик бай

Элекке вакытта Касай авылының һәрбер кешенең үз чишмәсе булган, аны һәрберсе карап чистартып тоган. Һәр чишмә үзенең тәме белән аерылып торган. Хәзерге вакытта карап тотыла торган бердәнбер чишмә

Page 19: Касай авылы тарихы

элекке вакытта бу терретория су астында булган. Монда зур таш кисәкләре чыга. Авыл халкы аның ташларын төзелештә элекке вакытлардан бирле кулланган.

Таштау

Page 20: Касай авылы тарихы

Элек монда су тегермәне булган һәм ул авыл халкын электр тогы белән тәэмин иткән. Көтмәстә хәзерге вакытта да бүрәнәләре сакланган.

Тегермән асты

Page 21: Касай авылы тарихы

Авыл мәзәкләре.

• Кайбер яшьрәк хатыннар• Тарала башладылар• Карчыклар уйнаган саен• Нык кыза башладылар.•  • Күрегезче Сәгыйдәне• Менә ичмасам әйләнә• Әйдә икәү биибез дип• Тәки миңа бәйләнә....

• 1988 елГиззатуллинШ.Х

• Равил күршеләренең каз бәбкәсе белән уйный. Күршесе боларны күргәч ачулана. Равил: "Нәрсә булган синең каз бәбкәңә, күзе чыккан да, муены сынган. Бер нәрсә дә булмаган"-дип җавап бирә.

Page 22: Касай авылы тарихы

Авылдашларым• Яппаров Габдулла 1896 нчы елда Касай авылында мулла

семьясында туган. Иж-Буби урта мәктәбен тәмамлый. Урта белемле  мулла булып чыккан кеше.

• Касай авылында эшләгәндә, 1919 нчы елның язында, Колчак армиясе үткәндә Яппаров Габдулла  абыйны авыл уртасындагы күпер янына атарга китерәләр һәм мылтыкларын төбиләр. Ләкин,Фәритхетдинов Низам картның халыкка булган мөрәҗәгате-соравы нәтиҗәсендә, барлык авыл халкы аны  атмауны сорыйлар. Аны атмый калдырып, 30 шомпол белән алыштыралар һәм аны каты кыйнап китәләр..... 1930 нчы елны Яппаров Габдулла авыл читенә чыгарып дәүләт хисабына Кадыбашта яңа мәктәп салдыра башлый. Төзү эшенә проект белән махсус техник Красный Бордан килә. Мәктәп салуда барлык авыл халкы катнаша.

• Сабир Хузяхметов • Сабир ага 1911 нче елның сентябрь

аенда  Татарстан республикасы Әгерҗе районы Касай авылында туган. Атасы Хуҗәхмәт. Анасы Гөлниса.

• 1919 нчы елны Сабир абыйны укырга бирәләр. 1923 нче елны укуын тәмамлый. Укуын бетергәч туган колхозына булыша. 1933 нче елда армия сафына кабул ителә. Ул армиядә хезмәт иткәндә дә укуын дәвам итә - очучылар курсын бетерә.

• 1936 нче елда  авылга кунакка кайткач өйләнә. Ялы беткәч хатыны  Мәликә апа белән хезмәт иткән җиренә китәләр...

• ...1943 нче елда Иванова шәһәрендә Сабир абый самолеты белән янып төшә. Аның кабере Иванова шәһәрендә.

Page 23: Касай авылы тарихы

Йомгаклау.

• Минем максат: туган авылым Касайның тарихы, үсеше, кешеләрен, белем учагын өйрәнү. Мин бу максатыма ирештем: авылымнын үткәне бар.

• Ике мәдрәсәсе, мәчете, 849 кеше яшәгән авыл бүген нинди хәлдә? Киләчәгең бармы синең? Авылымнын киләчәге генә түгел, бүгенге халәте дә аянычлы : авылда 45 йорт, 102 кеше яши, мәктәп ябылган. Сәгыйръ хаҗи төзеткән мәчет башта клуб иде, хәзер анда урыслар уңышлы гына дуңгыз үрчетә.

• Үткәнне белмәгәннең киләчәге юк, диләр, бәлки, бу эзләнү эше авылымнын киләчәген яхшыртуда минем беренче адым булыр дип өмет итеп каласы килә.

Page 24: Касай авылы тарихы

Әңгәмәләрдә катнаштылар

• Арсланова Рәхилә Габдулхак кызы

• Гиззатуллина Нәсимә Нурмөхәмәт кызы

• Султанов Рази Султан улы